Гадәттәге ял көне якты бәйрәм белән тулыланса тагын да яхшырак. Җәй көне без Дуслык көнен бәйрәм итәбез. Юлбат мәдәният йорты мөдире балалар белән ачык һавада спорт уеннары үткәрде, мәкальләрне искә төшердек, дуслык турында җырларны, асфальта рәсемнәр ясадык. "Халыкара дуслык көне" – кешеләргә дуслыкның мөһимлеген искә төшерде.Дуслыкны бит сатып алып булмый, бурычка да аны бирмиләр.