Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы, китапханә хезмәткәрләре, авыл фельдшеры белән берлектә, "Сәләмәтлек" клубы әгъзалары белән "Сәламәтлегебез-үз кулыбызда" дип исемләнгән темага әңгәмә кордык. Хәзер кешеләр кеше организмын өйрәнүче, шулай ук дару үләннәрен кулланган табиблар белән дәваланалар. Һәрбер дару үсемлеге уңышы елның билгеле бер вакытында җыеп алынырга тиеш. Югыйсә, ул дәвалау үзенчәлекләрен югалтырга мөмкин. Без ата-бабаларыбыз безнең өчен саклаган әйберләрне сакларга тиеш .. Сөйләшү барышында без бакчабызда, урманнарда, болыннарда үскән дару үләннәренең файдасы турында күп белдек.