Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияләнүчеләрнең «Безнең күңелле поход» урманга экскурсия чарасы

2021 елның 13 августы, җомга

2021 нче елның 11 нче августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияче Мөбарәкова Э.В. инициативасы белән «Безнең күңелле поход» дигән темага танып-белү дәресе һәм поход оештырылды. Әлеге чарада 16 бала катнашты.

Дәреснең максаты-походка алына торган предметларны атарга һәм аерырга өйрәтү иде. Беренче чиратта йөрү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Походка кирәкле әйберләр белән рюкзак җыярга өйрәндек. Документаль фильм карадылар, анда тәрбияләнүчеләр палаткаларны җыю һәм сүтү тәртибе белән таныштылар. Теорияне өйрәнеп, без походка киттек. Походта кыр чәчәкләре җыйдык, уйнадык, күңел ачтык. Балалар өчен иң кульминацион момент-өстәлне үзләре ябып, рюкзакларда алып килгән әйберләрне бергәләп тәмләп авыз итү иде. Балаларга бик ошады. Хис-кичерешләр бик күп булды, аларның йөзләре бәхеттән балкыды. Көн бик мавыктыргыч үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International