"Шытсу" кубогына мини-футбол ярышы

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Югары Шытсу авылында физкультурачылар көненә багышланган мини-футбол турниры булып узды. Барлыгы 8 команда катнашты. Мәктәп укучылары арасында җиңүне Елыш командасы яулады, икенче урында Түбән Шытсу, өченче урында Югары Шытсу командалары. Ир-егетләр арасында беренче урынны Югары Шытсу командасы алды, икенче урында Юлбат командасы, өченчедә "Старший" командасы. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. Иганәчеләр: ИП Сунгатуллина, ИП Нуриева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International