"Без балачак иленнән" балалар концерты

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

     Чәбия-Чурчи авыл клубы каршында Чәбия-Чурчи, Олы Нырты һәм Урта Нырты авыллары балалары катнашында "Без балачак иленнән" дип исемләнгән концерт булып узды. Балалар зур шатлык белән концертта катнаштылар. Балаларның чыгышлары алкышларга күмелде. Концерт үзенчәлекле номерлар һәм матур костюмнар белән истә калды. Һәрбер чыгыш тамашачылар тарафыннан уңай яктан бәяләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International