Шәмәрдән авыл җирлегендә "Яшь йолдызлар" дип исемләнгән концерт булып узды.

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

               6 август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты территориясендә балалар һәм студентлар катнашында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Яшь йолдызлар" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концертта сольле чыгышлар, төрле биюләр, музыка уен коралларында уеннар тәкъдим ителде. Чакырылган балалар һәм студентларның чыгышлары Татарстанның күптөрлелеген һәм бай мәдәниятен күрсәтеп, кызыклы программа булды. Концерт бик бай булды, бер сулышта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International