Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында фән һәм технологияләр елына багышланган “Җирдән алып Айга кадәр” дип исемләнгән интеллектуаль уен

2021 елның 6 августы, җомга

   4 август көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә “Җирдән алып Айга кадәр” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырды. Уенда барлыгы 16 бала катнашты.

   Максат: Космик киңлекләргә кызыксыну уяту. Балаларның очучы-космонавт һөнәре турында күзаллауларын киңәйтү. Һөнәргә карата хөрмәт тәрбияләү. Үз илең өчен горурлык  хисен булдыру.

   Уен барышында балалар авиация һәм космонавтика тарихы, Ю.А. Гагарин тормышы, аның беренче космос очышына әзерлеге турында, шулай ук С. П. Королев, А. А. Леонов, Г. Т. Титов кебек космонавтлар һәм Кояш системасы (планеталар, йолдызлар, Спутник һ. б.) турында кызыклы фактлар белделәр. Кояш системасы планеталарының исемнәрен искә төшерделәр, нинди хайваннарның Галәмдә булуларын белделәр.

   Чараның яшь катнашучылары «Галактикадан табышмаклар», «Космоска очу», «Мин - космонавт»дигән төрле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар.

  Чара балалар өчен файдалы булды, чөнки алган белемнәре балаларның фән һәм техника казанышлары өлкәсендә күзаллауларын киңәйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International