Туган ягым - Байлар Сабасы

2021 елның 6 августы, җомга

  “Туган ягым - Байлар Сабасы” атналыгы кысаларында, МБМББУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасының зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән туган якка, туган төбәккә, туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан Саба буйлап экскурсия оештырылды.  Балалар үзәк урамда урнашкан истәлекле урыннарда булып Байлар Сабасы тарихы белән таныштылар. “Ямьле Саба” яр буендагы чишмәләрнең күп һәм  һәрберсе  үзенчәлекле булуына игътибар иттеләр. Чишмәләрнең сулары йомшак, шифалы, салкынча, әйләнә-тирәсе чиста, ямьле, матур  булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International