"Сабантуй" спорт мәктәбе укучылары уңышлары белән сөендерә

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

       2021 нче елнын 29-30 июль көннәрендә  Югары Ослан районының “Свияга” ату үзәгендә стендлы ату буенча  ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы кубогының 5 нче этабы булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да көч сынашты.  Садыков Салават  түгәрәк стендта ату буенча икенче урынга лаек булды.  Шулай ук “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Шиһапов Илгиз 1 нче разряд үтәде. Салават белән Илгизне  (тренерлары Алексеев Юрий Владимирович)  уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да сынатмауларын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International