4 нче август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л .И. җитәкчелегендә, хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль ярдәм алучылар мозайкадан бик матур рэсемнэр жыйдылар. Бу мавыктыргыч шөгыль өлкәннәребез күңеленә хуш килде.
Якты төсләр, төрле формалар һәм материаллар белән иҗади эшләү интеллектуаль мөмкинлекләрне генә түгел, иҗади сәләтләрне дә үстерергә мөмкинлек бирә, төсләрне берләштерә, композиция хисен формалаштыра һәм фантазия үсешенә ярдәм итә. Бу күңелле шөгыльнең кешене тәртипкә салуын, аңа пөхтәлек һәм уярлык тәрбияләвен онытмаска кирәк. Бу кызыклы эш вакытында хәрәкәтләрнең аңлавы арта, кулларның координациясе һәм җитезлеге яхшыра, һәм нәтиҗә буларак, вак моторика үсә.