"Авылым кичләре"

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре"Авылым кичләре"дип исемләнгән кичке утыру үткәрделәр.Әлеге чараның максаты-бистәнең җыр, фольклор мәдәниятен саклап калу һәм баету, халыкның иҗади аралашу мохите булдыру. Барлык катнашучылар да гармун астында җырлар җырладылар, "Назалы","Йөзек салыш","Биш парлы","Кем тизрәк", Гөлбану"халык уеннарында катнаштылар. Моңарчы күрелмәгән яңа талантлар ачылды.Җылы очрашуның дәвамы булып, дусларча чәй эчү торды.Чара биюләр белән тәмамланды.Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International