1 август көнне, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Курсабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, " Җырлы-моңлы балачак "дип исемләнгән урам концерты үткәрделәр. Концертта авыл мәдәният йорты каршындагы клуб формированиеләренә йөрүче балалар бик теләп чыгыш ясадылар. Туган телгә, туган якка багышланган җырлар, шигырьләр һәм ,әлбәттә инде, балачак, җәй, төрле биюләр башкарылды. Шулай ук Удмуртиянең "Шундыос"балалар фольклор коллективы чыгыш ясады. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды. Концерт һәркем өчен чын бәйрәм булды.