Сабаның "Шоколад" балалар бакчасында корбан ашы үткәрелде

2021 елның 30 июле, җомга

    27 июль көнне Байлар Сабасының 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында Корбан бәйрәменә багышланган «Корбан ашы» чарасы үткәрелде. Тантанага Алмаз мулла чакырылган иде. Ул балаларга кызыклы вәгазь сөйләде, Коръән сүрәләре укыды. Корбан гаете өч-дүрт көн дәвам итүен һәм туганнарга, дусларга бүләкләр тапшырырга кирәклеген аңлатып узды. “Бу көннәрдә һәр дини кеше  үз йортының түбәсе астына мөмкин кадәр күбрәк кунаклар җыярга тырыша, Корбан  итеннән бу бәйрәм өчен традицион ризыклар пешерелә, өстәвенә, ашлар күбрәк булган саен-яхшырак була”, - дип күп мәгълүматлар бирде Алмаз мулла.  Балалар мулланың вәгазьләрен игътибар белән тыңладылар. Соңыннан  Корбан итеннән әзерләнгән аш белән сыйландылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International