Татарстанда Росреестрның «игелекле эшләр ае»Бөтенроссия акциясе дәвам итә

2021 елның 30 июле, җомга

Әлеге чара кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре Дәрвишләр балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына бардылар. Барысы бергә саф һавада озак йөрделәр, уйнадылар һәм мавыктыргыч шөгыльләр үткәрделәр. Һәр балага шәхси бүләк тапшырылды.

Уртак күңел ачу, бигрәк тә җәй көне саф һавада, балаларны аеруча сөендерә, аларның тормышларына төрлелек, уңай мизгелләр, күңелле вакыйгалар алып килә. Ведомство хезмәткәрләре өчен дә мондый очрашулар әһәмиятле, бу дөньяны күбрәк бәяләргә һәм яратырга, бер-берсенә карата рухи һәм мәрхәмәтлерәк карарга өйрәтәләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар йортына бару Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы өчен традицион, ведомстволарның яшьләр Советы тарафыннан оештырыла торган чара булып тора, чөнки һәр уңайлы мөмкинлек булганда безнең коллегалар балалар йортында тәрбияләнүчеләрне карарга ашыга. Моның өчен сәбәп һәрвакытта да кирәк түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International