Байлар Сабасында яшәүче Бибимәрфуга Шәрифуллинага - 90 яшь

2021 елның 30 июле, җомга

     Шәрифуллина Бибимәрфуга 1931нче елның 29нчы июлендә Саба районы Сатыш авылында Габдрахман абый белән Фәридә апа гаиләсендә туган. Әти-әниләре - гади колхозчылар, гаиләдә 5 бала үсә: 2 кыз, 3 малай. Сугыш башлангач, әтисе һәм абыйсы Фәйзрахман сугышка китә. Әтисе каты яралана, үпкәсен пуля тишеп, контузия ала. Аны комиссовать итеп, авылга кайтаралар, гомере күп калмаган инде ди табиблар. Ләкин тормыш иптәше Фәридә аны тәрбияләп, дәвалап, аякка бастыра һәм ул 90 яшенә кадәр якыннары янәшәсендә гомер кичерә.  

     Бибимәрфуга 12 яшеннән колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы елларында, ачлы-туклы булуга да карамастан, тылда алар бөтен авыр хезмәтне дә башкара. Сыкранмый, зарланмый, Җиңү көнен якынайту өчен тырышалар. Алабута һәм өшегән бәрәңге саклап калды безнең гомерне, дип искә ала юбиляр.

     1955нче елда Бибимәрфуга белән Габдуллаян тормыш корып җибәрә. Бер-бер артлы 3 кызлары туа. 1965нче елда алар Сатыштан Байлар Сабасына күченә, йорт җиткереп чыга. Габдуллаян Саба МТСында эшли. Кышкы озын кичләрдә агачтан бизәкләп йорт һәм капкага куярга үрнәкләр ясап куандыра. Ул 2001нче елда вафат була. 3 кызлары да урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары белем алалар.

     Мәрфуга апа гомер буе намуслы хезмәт куя: 1956нчы елдан 1967нче елга кадәр Саба көнкүреш комбинатында тегүче булып эшли, 1967-1989нчы елларда район үзәгендәге гостиницада хезмәт куя, лаеклы ялга да шуннан китә. Күпъеллык намуслы хезмәте өчен СССРның Югары Советы исеменнән “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. “Бөек Ватан сугышы елларында куйган тырыш хезмәте өчен” һәм җиңүнең юбилей медальләре иясе дә ул.

      Мәрфуга апаның 6 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә кызлары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International