Җәй - сәяхәтләр вакыты

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

   Безнең Ватаныбызның мәдәни башкаласы – Санкт-Петербург шәһәрендә җәйге каникул көннәрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен интернат-мәктәбе» укучылары булып кайтты.Төньяк башкала кунакларны кояшлы һава торышы белән каршы алды. Тур программасы бик бай һәм төрле иде. Укучылар тарихи үткәнне сарайлар, музейлар буенча экскурсия аша танып, шәһәр урамнары һәм Нева елгасы буйлап сәяхәт итеп, кызыклы мәгълүматлар белделәр. Укучылар Петергоф сараенда, Рус музеенда, Эрмитажда булдылар. Моннан тыш, Петропавловск крепосте ансамбле буенча танып-белү экскурсиясе үткәрелде, анда пушкалардан атуларны ишеттеләр һәм күрделәр. Балалар шәһәрнең бөтен матурлыгын коры җирдә генә түгел, теплоходта су буйлап сәяхәттә дә күздән кичерделәр. Ә кичен укучыларыбыз Невский проспекты буйлап, танылган Питер каналлары буйлап сәяхәт иттеләр. Петербург көннән көн яңара һәм тагын да мәһабәтрәк, тылсымлырак тоела.

     Бу сәяхәт укучылар күңелендә игелекле кешеләр, дуслар һәм педагог даирәсендә кабатланмас урыннар, шатлыклы мизгелләр белән истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International