«Россиядә флорист көне» - квест-уен

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Җәй - баланың табигать белән аралашу өчен иң уңайлы чор. Ә чәчәкләр - җәйнең бизәге. Шулай ук 24 июльдә Россиядә иҗади һөнәр ияләре бәйрәме - флорист көне билгеләп үтелә. Бүген чәчәк бәйләмнәре безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Алар безне туйда, туган көннәрдә һәм башка бәйрәмнәрдә озатып йөри. Шуңа Күрә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әлеге матур бәйрәм уңаеннан квест-уен оештырылды. Балалар командаларга бүленеп «чәчәкләрдән ясалган Анаграммалар», «чәчәкләр турында барысы да», Чәчкәнең төзелеше», «Чәчәк филворды», «Чәчәкне ата», «Композиция төзе» дигән төрле станцияләр уздылар. Квест-уены барышында балалар чәчәкләр турында белемнәрен киңәйтте һәм тулыландырды, игътибар, коммуникатив осталыкларын, фикерләүне, зирәклекне үстерде, уен чәчәкләргә һәм әйләнә-тирә дөньяга сак караш тәрбияләүгә ярдәм итте. Бүгенге чара менә шулай файдалы һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International