Кызыл-Мишә авылында кич утырулар

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Соңгы елларда терлекләрне көтүлекләргә озату һәм каршы алу, капка төбендә кич утырулар кебек гореф-гадәтләр онытыла башлады. Яшьләр өчен бу ят булса да, өлкәннәр яхшы хәтерли: элек кич белән авыл кешеләре капка төпләренә утырырга җыелалар иде. Анда авылдагы соңгы яңалыклар, алда торган эшләр турында фикер алышалар, аннары күңел ачу чаралары башлана иде. Гармун астында җырлар, уеннар, биюләр кич утыруның дәвамы булып тора. Бу традицияләрне яңарту максатыннан, 23 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы кунакчыл хуҗалар – Дилбәр һәм Фәиз Нигъмәтҗановларның чәчәкләргә күмелеп утырган йортлары янына кичке уенга җыелдылар. Барлык катнашучылар да гармун астында җырлар җырладылар, биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар. Моңарчы күрелмәгән яңа талантлар ачылды. Бәйрәмгә авыл халкы үзләре белән төрле камыр ризыклары һәм тәм-томнар алып килгәннәр иде. Бу җылы очрашуның ахыры дусларча чәй эчү белән тәмамланды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International