25 июль көнне, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җырлы-моңлы балачак"дип исемләнгән урам концерты үткәрделәр. Концертта авыл мәдәният йорты каршындагы клуб формированиеләренә йөрүче балалар һәм каникулга килгән балалар бик теләп чыгыш ясадылар. Туган телгә, туган якка һәм, әлбәттә инде, җәй һәм каникуллар турында җырлар, шигырьләр башкарылды. Балалар тамашачыларга төрле биюләр күрсәттеләр.Шулай ук Удмуртиянең "Шундыос"балалар фольклор коллективы чыгыш ясады. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды. Концерт һәркем өчен чын бәйрәм булды.