Биләрдә «Сәләт» форумының бишенче сменасы

2021 елның 27 июле, сишәмбе

22-26 июль көннәрендә Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының бишенче сменасы – IT BILER FORUM узды. Әлеге сменада Саба районыннан 15 укучы катнашты. Алар дискуссия мәйданчыкларында катнашып мавыктыргыч цифралы дөнья белән генә түгел, эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштылар. Шулай ук IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнеска кагылышлы профильле остаханәләрдә һәм мәгълүмати мәйданчыкларда практик һәм иҗади биремнәр эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International