Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Терроризмга һәм экстремизмга юк!" дигән темага чара үткәрделәр. Тыңлаучылар өчен презентация күрсәтеп лекция әзерләделәр. Әңгәмә барышында «терроризм», «теракт» кебек сүзләрнең төшенчәләре һәм терроризм актлары кылу теләге тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт янауы килеп чыккан очракта һәм заложникларга басып алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Балалар зур игътибар белән видеороликлар карадылар һәм тәкъдим ителгән ситуацияләр турында фикер алыштылар һәм барысы да бердәм рәвештә терроризмнан куркырга ярамый дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки курку астында тормыш бик авыр һәм террорчылар нәкъ менә шуңа ирешә дә инде. Әмма теләсә кайсы очракта да уяу һәм сак булырга кирәк.Чара ахырында укучыларга теракт куркынычы янаган гамәлләр турында белешмәлекләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланма табылганда нишләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек таратылды. Чарада катнашучылар толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү һәм уяулык кына терроризмның таралган социаль базаларын кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗә ясадылар.