Балалар бакчасында спорт атналыгы

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Җәй - спорт уеннары, күңелле чаралар һәм актив ял өчен бик уңай вакыт. “Шәмәрдән 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасы” нда узган атнада җәйге ял Һәм спорт уеннарына багышланган атналык узды. Дүшәмбе көнне балалар тәрбиячеләр белән Туп Көнен билгеләп үттеләр, туп белән булган уеннарны искә төшереп, үзләренең бу уен снарядын куллана белү осталыкларын күрсәттеләр. Атнаның икенче көне башка төр спорт снарядлары белән чагыштырганда “яшьрәк” саналган боҗрага багышланды. Өченче көнне  өстәл уенары  - шахмат, шашка уйнадылар. Пәнҗешәмбе – Туризм көне – палатканы ничек җыярга кирәклеген, аны кую өчен нинди урынның яхшырак булуынөйрәнделәр .Токио шәһәрендә Олимпиада уеннары  ачылган көнне барлык мәктәпкәчә төркем балалары Спорт көненә багышланган флешмобка җыелды. Өлкән тәрбияче Юнысова Алсу Камил кызы Олимпиадада катнашучы якташыбыз Батыршина Зилә Радик кызы турында сөйләде. Соңыннан балалар аркан тарту ярышында катнаштылар һәм соңгы вакытта популярлык казанучы доджбол туп уенын уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International