“Корбан Бәйрәме” балалар өчен “Нургали” мәчете каршында

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

20-23 июль аралыгында мөселман дөньясы төп бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан, үген Лесхоз бистәсе “Нургали” мәчете каршында Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм имам тарафыннан балалар өчен Корбан гаете бәйрәме оештырылды. Бәйрәмне Әхмәд хәзрәт Коръән һәм бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Аннары балалар һәрберсе Коръәннән бер аят укып билетка ия булдылар. Шушы билет белән ахырдан лоторея ярдәмендә бүләкләр оттылар. Сүрәләр сөйләү спорт уеннары белән үрелеп барылды. Һәр бала үзен җитезлектә, төз атуда, тапкырлыкта сыный алды. Гүзәл ханым китергән баллы су белән сусауларын басты. Рәхәтләнеп батутта да сикерергә мөмкинлек булды. Балалар туйганчы уйнап, кулларына бүләк тотып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты. Корбан гаете мөбәрәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International