Мордовия Республикасы Саранск шәһәрендә, өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелегендә Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләрнең ярышта катнашулары

2021 елның 16 июле, җомга

7 нче июльдән 11 нче июльгә кадәр Мордовия өлкәсе Саранск шәһәрендә өстәл теннисы буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды. Регионга илнең 20 төбәгеннән спортчылар чакырылган иде.Алар арасында Саба районыннан 19 кеше катнашты, шуларның дүртесе безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр.

ИН2 классы буенча Бөтенроссия ярышларында (Даун синдромлы спортчылар) безнең спортчылар парлы ир- атлар разрядында Айдар Идрисов һәм Андрей Новиков көмеш медаль яулады.Хатын-кызлар разрядында Ксения Щава һәм Полина Кадыйрова көмеш медальгә ия булдылар.Катнаш парлы разрядта Айдар Идрисов белән Полина Кадыйрова ,Камил Вәлиев һәм Ксения Щава бронза яуладылар.

11нче июль көнне зур җиңүләр белән туган якка юл тоттык. Безне анда Саба Арена җитәкчелеге шарлар белән каршы алды.Бу аларның соңгы җиңүләре булмасын иде, без аларга киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.Татарстан “БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International