Саба урман хуҗалыгы тарихы музее базасында балалар өчен агач кисү тактасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бүгенге көндә балалар өчен мастер-класслар аеруча файдалы. Алар башкара торган биремнәр аларга воображение үстерергә, милли мәдәнияткә якынаюга, ниһаять, компьютердан һәм башка заманча техник яңалыклардан аерылырга һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең матди дөньясына игътибар бирергә ярдәм итә.