“Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Лесхоз бистәсендәге маршруты,13 нче июль, җәйнең матур бер көнендә Лесхоз бистәсендә гөрләп үтте. Чара барашында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафы белән Лесхоз бистәсенең кыскача тарихы, “Кер чайкау” “Мунчала чыгару” фольклор күренеше күрсәтелде. Аннары гармун моңы астында урамнарны тутырып, чишмә янына таба юл тотылды. Чишмәдә “Киленгә су юлы күрсәтү” йоласы күрсәтелде һәм проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Ныртыдан килгән кунакларга тапшырылды. Чарабыз бакчада мичтә пешкән коймак белән чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International