"Кичке  уен" чарасы

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Сатыш һәм Юлбат мәдәният йорты, Сатыш мәдрәсәсе музее һәм Тенәки авыл клубы яшьләр көненә багышланган "Кичке уен"дип исемләнгән чара оештырдылар. Кичә бик күңелле үтте. Элекке заманнардагы әби-бабайларыбыз да яшь чагындагы уйнаган кебек, хәзерге яшьләр дә "Биш парлы", "Йозек салыш", "Наз" уеннарын уйнадылар. Гармунга кушылып халык һәм заманча эстрада җырлары җырладылар. Учак тирәсендә гитара тавышлары астында, табигатьтә, зур компания тарафыннан яраткан җырларын җырладылар. Егетләр һәм кызлар конкурсларда бик күңелле катнаштылар, биеделәр. Балалар энергияле, максатка омтылучан, киләчәккә өметләр һәм планнар белән тулы, барысы да чынга ашсын. "Кичке уен" барысына да ошады, һәркемнең кәефе күтәренке иде. Барысы да бу искиткеч бәйрәмне бәйрәм итүдән бик күп уңай һәм яхшы кәеф алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International