Всемирный день шоколада

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Шоколад көнендә төрле илләрдә бу баллы бәйрәмгә багышланган фестивальләр һәм башка чаралар уза. Бу көнне фабрикаларда, заводларда, кондитер фабрикаларында, шоколад һәм аның җитештерүләрендә булу аеруча кызык. Нәкъ менә биредә теләге булган һәркемгә шоколадның ничек һәм кайда әзерләнүе турында сөйлиләр, төрле конкурслар һәм дегустацияләр, шоколад әсәрләреннән күргәзмә һәм хәтта мастер-класслар үткәрәләр, анда үзләрен шоколатье ролендә сынап карарга була. Менә без дә бүген Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре, китапханәче, балалар өчен «Үзеңне шоколад белән сыйла»дип исемләнгән десерт-фондю белән чара үткәрдек. Төрле җиләк-җимеш муллык сезоны буллу белән кулланып, десерт өстәлен төрлеләндердек. Әмма иң элек шоколадның ачыш ясаучы Кристофор Колумб турында, шоколадның кайдан барлыкка килүе, аны әзерләү процессы ,аның төрләре турында слайд карадык һәм алып баручылар сөйләде. Конкурс викториналар үткәрдек, анда командаларга җиңү өчен җиләк-җимеш бирелде , ә соңыннан аларны кисеп һәм балалар белән бергә фондю шоколадына төреп ашадылар. Мини фабрика оештырдык, балаларга процесс бик ошады, барысы да шоколадның соңгы тамчысына кадәр сыйланды. Кичә күңелле, тату атмосферада үтте. «Үзеңне шоколад белән сыйла»дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International