"Экологик куркынычсызлык" дигән экологик сәгать

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ямьле Саба" проекты кысаларында авылыбызның матур урыннарында "экологик куркынычсызлык" дигән экологик сәгать үткәрделәр . Табигать безнең өчен-ул яшәү чыганагы, табигать ресурслары, матурлык, илһам һәм иҗади эшчәнлек чыганагы. Табигатьнең гаҗәеп һәм күптөрлелеген саклау өчен ,аны белергә һәм бөтен йөрәк белән яратырга кирәк. Безнең бурыч – табигатьне, агачларны, әйләнә-тирәбезне саклау. Балалар белән әстерхан һәм кедр чикләвеге, боярышник, зәңгәр чыршы, төрле төрдәге туя, нарат, имән һәм декоратив үсемлекләр кебек төрле агач-куакларны карадылар. «Яңа китап - яңа дус»дигән китап күргәзмәсенә күзәтү һәм викторина үткәрелде. Чара табигатьтә самовардан чәй эчеп тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International