Чәчәкләр - бакчаның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр. Гимназиябез янында үсүче чәчәкләрнең төрлелегенә гаҗәпләнми карау мөмкин түгел. Укучыларыбыз моның чыннан да шулай икәнлеген беләләр, чөнки алар бу тәҗрибә участогында чәчәкләрне, яшелчәләрне, жиләк- җимешләрне үзләре үстерәлэр. Хәзерге вакытта мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу эш бара. Укучылар яшелчәләргә су сибәләр, түтәлләрне йомшарталар һәм чүптэн арындыралар, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.