«Гаилә, мәхәббәт, тугрылык»

2021 елның 9 июле, җомга

8 июль көнне «Гаилә, мәхәббәт, тугрылык» көне уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, балалар өчен, “Объективта – минем гаиләм” дигән исем астында гаилә фотоларыннан торган фотокүргәзмә​ оештырылды. Шулай ук “Гаиләм –күңел җылым” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Иң элек китапханәче балаларны “Гаилә” төшенчәсе белән таныштырып узды. Гаиләдәге татулык, тигезлек, әдәплелек, ышанычлылык турында балалар үзләре дә бик теләп фикер алыштылар. Гаилә җылысы бөркелеп торган фотолардан төзелгән күргәзмәдән һәр бала бик теләп үз гаиләсе, гаиләдәге традицияләр белән таныштырып узды. Һәр кеше өчен гаилә иң газиз, иң кадерле җылы учак. Гаилә учаклары янып торсын, ялкыннары сүнмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International