Сабаның 4 нче номерлы "Кынгырау" балалар бакчасында җәйге сәламәтләндерү чоры

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

    Җәйге сәламәтләндерү чоры-балаларны савыктыруга һәм физик үстерүгә юнәлдерелгән чаралар системасы гамәлгә ашырыла торган сезонлы вакыт кисеме. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җәйге чорда саф һавада булуы балалар организмын ныгыта һәм чыныктыра, төрле яклап үсүгә уңай йогынты ясый. Өлкәннәрнең төп бурычы-үсеп килүче организмның ялга, иҗат эшчәнлегенә һәм хәрәкәткә булган ихтыяҗын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү.

    Җәйге  чорга тематик план нигезендә педагоглар иртәнге гимнастика, хәрәкәтчән уеннар, спорт яллары һәм саф һавада күңел ачу чаралары үткәрәләр.

    Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бакча яны участогында хезмәт тәрбиясенә аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International