Ел саен 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда билгеләп үтелде.
Бу бәйрәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары инициативасы белән гамәлгә куелган, ул Россиянең барлык традицион дини оешмалары тарафыннан хупланган — чөнки Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү идеясенең конфессиональ чикләре юк. Һәр диндә Гаилә тугрылык һәм мәхәббәт мисаллары бар.
Гаиләгездә һәрвакыт мәхәббәт, тугрылык, үзара аңлашу һәм, әлбәттә, бәхет булсын! Туган-тумачалар белән янәшә уздырылган һәр мизгелне сезгә бары шатлык, елмаю, күңелдәге гармония һәм яхшы кәеф алып килсен!