Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә авылыбызның иң матур жиренә урнашкан – " Җәлил урамы "дип йөртелүче урамында - " Авылым кичләре " дип аталган кич утыру оештырдылар. Әлеге чарага хэзерге вакытта Тубән Кама шәһәрендэ яшәп иҗат итүче Олы Нырты авылы кызы Габбасова Рушания апа кунакка чакырылды. Әлеге кичәдә аның -" Күңелемнең тирән серләре" дип аталган шигырьләр китабы авылдашларга тәкьдим ителде. Әлеге җыентыкта авылдашыбызның күңел хисләре шигьри юллар аша язылган. Капка төбенә утырмага килгән олысы -кечесе рәхәтләнеп җырлап , биеп күңел ачты. Кичәнең тагын бер кунагы гармунчы җырчы Саимә апа булды. Ул җырлары аша туган ягына сагыну хисләрен җиткерде. Капка төбендә утыручылар самовордан тәмле чәйләр эчеп рәхәтләнеп ял иттеләр.