Шәмәрдән авыл җирлегендә Яшьләр көнен билгеләп үттеләр.

2021 елның 6 июле, сишәмбе

         2 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңү паркында Яшьләр көненә багышланган "Яшәп калыйк, янып калыйк" дип исемләнгән концерт уздырдылар. Яшьләр көне-яшь кешеләр, студентлар , мәктәп укучылары арасында иң яраткан тантана. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев котлады. Кичәнең программасы уеннар һәм күңелле конкурслардан торды, алар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Барлык яшьләр һәм өлкәннәр чарадан бик канәгать калдылар . Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International