Фән һәм технологияләр елы кысаларында, безнең приютта тәрбияләнүчеләр өчен «Россиядә фән казанышлары» дип исемләнгән кызыклы чара үткәрелде. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, атаклы Россия галимнәре: М.Ломоносов, И.Павлов, Д. Менделеев, А. Попов, Архимед, Н. Коперник, И. Курчатов, С. Королева һ. б. турында белделәр.
Чара ахырында «Барысын да белергә телим» дигән интеллектуаль-танып-белү уены үткәрелде. Балалар барлык сорауларга да актив җавап бирделәр.