Бөек композиторның туган көне уңаеннан күргәзмә

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

    Бөек композитор, якташыбызның туган көне уңаеннан, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, ачык һавада "Композитор Аллаһияр Вәлиуллин"дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. Саба халкы композиторның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шәхси архивтан алынган  фотографияләрне карадылар, шулай ук музыка коралы - торба белән дә кызыксындылар. 30 нчы елларда Байлар Сабасында оештырылган тынлы оркестр турында мәгълүмат тә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International