28 июнь көнне Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре делегациясе Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасы мәгариф системасының өстенлекле бурычы буларак тел төрлелеген саклау» дип исемләнгән милли мәгариф секциясендә катнашты. Секция үз эченә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 5 субъектыннан 250 дән артык кешене туплаган иде. Чара муниципаль мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен тел күптөрлелеге өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булды. Киңәшмә барышында туган телне өйрәнү буенча мәктәпләр челтәрен үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, тел коммуникацияләре аша милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү мәсьәләләренә игътибар бирелде. Интернет аша аралашу шартларында тел күптөрлелеген саклау өчен туган тел һәм әдәбият укытуда визуаль коммуникация мохите һәм цифрлы технологияләрнең яңа мөмкинлекләре анализланды.