«Нептун көне»

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

25 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты территориясендә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Нептун көне» дип исемләнгән күңелле һәм искиткеч җәйге бәйрәм үткәрелде. Нептун көне икенче ел үткәрелә һәм бу бәйрәм балаларның күңелләренә бик хуш килде: күңелле, дәртле, ә иң кызыгы – су сибешү. Балалар Нептун үзе - диңгез Алласы килгән якты тамашада катнаштылар. Бу эссе җәйге көндә су коену үзе бер ләззәт. Бәйрәм ахырында Нептун барысына да сәламәтлек, яхшы һәм күңелле җәй теләде һәм киләсе елга килергә вәгъдә бирде. Бәйрәм барысына да ошады, беркем дә коры килеш өенә кайтып китмәде китмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International