2021 елның 24 нче июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. рус теле көненә һәм А. С. Пушкинның туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрде.
Максат: балаларны матур әдәбият кыйммәтләренә җәлеп итү, А.С. Пушкин иҗаты турында белемнәрне киңәйтү, игътибар, хәтерне үстерү.
Ел саен 6 июнь көнне Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Ә бөтен дөньяда 6 июнь Халыкара рус теле көне дип игълан ителде. Бу көн рус теле өчен гаять мөһим. Нәкъ менә 6 июньдә хәзерге рус теленең барлыкка килүенә лаеклы өлеш кертүче шәхес, Александр Сергеевич Пушкин туган.
Әдәби сәгать башында тәрбияче балаларга рус шагыйре А.С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннан соң балалар Пушкин әкиятләре буенча викторинада актив катнаштылар, теге яки бу персонажларның нинди әкиятләрдән булуын таныдылар, язучының әсәрләре буенча әзерләнгән рәсемнәрне буядылар. Әдәби сәгать лирик рухта үтте. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. А.С. Пушкинның әсәрләре яратып укыла, димәк, язучы да кешеләр күңелендә яши.