Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган Футбол буенча Күн туп район турниры

2021 елның 25 июне, җомга

23 һәм 24 июнь көннәрендә "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган Футбол буенча Күн туп район турниры үткәрделәр. Турнирның тантаналы ачылышын "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Д. к. Маканов үткәрде. 2008-2009 елларда туган командалар арасында турнир нәтиҗәләре буенча: 1 урын-САБАГРО (Байлар Сабасы) 2 урын-Тимершык урта мәктәбе 3 урын-Сатыш урта мәктәбе 2006-2007 елгы командалар арасында: 1 урын-Олимп (Байлар Сабасы) 2 урын-Яшьлек (Шәмәрдән) 3 урын-Тимершык урта мәктәбе Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International