«Без күңелле һәм шәп яшибез» Күңел ачу программасы

2021 елның 25 июне, җомга

23 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Безгә күңелле һәм шәп яшибез» дигән күңел ачу программасы оештырдылар. Балалар алдан ук ике командага бүленделәр, үзләре команда исемен сайладылар һәм девиз әзерләделәр. Атмосфера уңайлы, дустанә булды. Уеннар күңелле балалар җырлары белән үрелеп барды. Балалар барлык тәкъдим ителгән биремнәрне кызыксынып һәм бик теләп башкардылар. Төрле спорт уеннары үткәрелде. Йомгаклау этабы катнаш эстафета булды. Нәтиҗәдә, җыелган очколар буенча ике команда да 8әр очко җыйды. Чара ахырында командалар татлы призлар белән бүләкләнде. Барысы да булдырдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International