"Саф сулы Ямьле Саба" – экологик маршрут проекты

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Экологик маршрутның максаты - Саба районы аша узучы елгаларның, чишмәләрнең тарихын, татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерү. Проектны 23 июнь көнне Явлаштау җирлеге башлап җибәрде. Кече Мишә елгасының башлану урынында Явлаштау авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты мөдире белән берлектә елга турында сөйләделәр, Мишәбаш авылы абыстае Надия Гафиятова “Таң суы”алу йоласы күрсәтеп үтте. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Ришат Билалов елгалар, чишмәләр һәм аларны саклау турында сөйләде. Проектның икенче өлеше Явлаштау авылында урнашкан “Сәхрәт” бакчасында дәвам итте. “Мишә буенда” –фольклор күренеш күрсәтелде, Явлаштау җирлегендә урнашкан чишмәләр тарихы сөйләнде, Явлаштау авылыннан чыккан үзешчән шагыйрә Әлфинур Вафина иҗаты белән таныштырылды. Татар халкының милли уеннары, шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй табыны белән үрелеп барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International