"Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез" дип исемләнгән тематик чара

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

19 июнь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханәче,Тенеки, Йосый-Алан авыл клублары һәйкәл янында "Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез" дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр . Без барыбыз өчен дә сугышта катнашкан, һәлак булган, исән калган барлык авылдашларыбызга бурычлы. Һәм тирән рәхмәт хисләре белән без авылдашларыбыз белән, һәйкәлгә язылган -Геройларыбыз исемнәре буенча үттек. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре елдан-ел сафлары кими бара. Әмма хәзерге вакытта яшәүче, бигрәк тә яшүсмерләр, яшьләр, үз тарихын белергә, фашизмнан кешелек дөньясын азат иткән каһарманнар турындагы истәлекләрне сакларга һәм аны буыннан-буынга тапшырырга тиешләр. Сугыш.... Бу-Брестны яклаучылар, ул ут һәм кан белән Сталинград янында табылган Җиңү, Курск дугасы геройларының батырлыгы, бу Берлин штурмы, 900 көн һәм блокадалы Ленинградның төннәре. 1945 елның 9 маенда истәлекле датадан 76 ел узды, әмма без җиңүчеләрнең исемен хәтерлибез һәм беләбез. Безнең җиребезнең күп кенә уллары һәм кызлары үз илләренең азатлыгы, үз нәселенең бәхетле киләчәге өчен гомерләрен биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International