Бүген Мишә авыл җирлегендә 22 июнь-Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан искә алу һәм кайгы көне уңаеннан чаралар үткәрелде. Әлеге чарада Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х., "Нургали" мәчете Имам-хатыйбы Әхмәд хәзрәт, учреждение хезмәткәрләре һәм балалар катнашты.Җыелганнарга мөрәҗәгать иткәннән соң, сугыш елларында гомерләрен биргәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.