22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. Миллионлаган гомерләрне алып киткән, йөрәкләребездә һәм күңелләребездә мәңгелек эз калдырган Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн уңаеннан илнең барлык төбәкләрендә хәтер шәмнәре кабынды.
Саба шәһәр җирлеге дә әлеге акциядән читтә калмады. Оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, ветераннар, шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм җирлек халкы актив катнашты. Алар, ватанны саклаучылар, тылдан фронтка ярдәм итүчеләр хөрмәтенә, Хәтер шәмнәрен кабыздылар һәм бер минут тынлык белән батырларны искә алдылар.