23 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә Килдебәк авылында, хәйкәл янында, «Хәтер шәме» акциясе узды. Бу акциядә Килдебәк авылы халкы катнашты. “Хәтер шәме” - Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган Бөтенроссия акциясе. Акциядә катнашучыларны Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы сәламләде. Ул барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде һәм әлеге чараның Бөек Җиңүгә өлеш керткән якташларыбызның үлемсез батырлыгын ассызыклавын билгеләп үтте.
Акциягә гаиләләр, хезмәт коллективлары белән җитәкчеләр, укытучылар һәм укучылары килде.
Җыелучылар метроном тавышы астында Җиңү өчен гомерләрен биргән авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң шәмнәр кабыздылар һәм обелискка чәчәкләр салдылар.