Иштуган урта мәктәбенең “Лесная поляна” һәм “Трудовик” лагерьларына йөрүче балалар бүген дә рәхәтләнеп ял иттеләр. Саф һавада үткәрелгән кызыклы һәм файдалы чаралар, мавыктыргыч уеннар, ашханәдә әзерләнгән тәмле ризыклар, мәктәп бакчасында эшләү, дару үләннәре җыю белән көннең үткәне сизелми дә калды.