2021 елның 19-20 июнендә Санкт-Петербург шәһәрендә йөзү буенча "Wad Wave Classik-2021"Бөтенроссия ярышлары узды. Саба районын Шәйхетдинов Нур һәм Рәфыйков Әмир тәкъдим итте. Әмир 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында 50 м га брасс белән йөзүдә җиңүче булды. Нур 17-18 яшьлек егетләр арасында 100 м га баттерфляй ысулы белән йөзүдә 4 урынны яулады. Чын күңелдән безнең спортчыларны һәм аларның тренеры Сафина Гөлназ Илдус кызын ярышларда яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!