Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында 15 июньнән 18 июньгә кадәр сәламәт туклану атналыгы узды. Атна кысаларында тәрбияләнүчеләр белән «Безгә һәрвакыт витаминлы ризык бирә», «Сәламәт туклану», «Файдалы һәм зарарлы ризык», «Нинди ризык файдалы?» исемле кызыклы һәм файдалы әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук өлкән төркем балалары «Кәрҗинне тутыр» уенын уйнадылар.Балалар үзләренең бакчада утырткан үсентеләрен яратып тәрбиялиләр . Шулай ук алар ата-аналар белән бергә тәмле һәм файдалы бутербродлар әзерләделәр. Бу атна витаминнарга бик бай булды. Барыгызга да сәламәтлек телибез!